https://tnv.ru
14 Январь 2022, 17:14
1381
0
Быел түбәдән кар төшеп зыян күрүчеләр юк.
Сак булыгыз, түбәләрдән кар катламы һәм боз сөңгеләре төшәргә мөмкин. Казанда бу эшне вакытында башкармаган 30 милекчегә карата беркетмә төзегәннәр инде. Араларында идарәче компанияләр, бизнес вәкилләре дә бар. Башкаланың административ техник инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре бүген кабат шәһәр ишегалларын урады. Рейд барышында нинди хилафлыкларга юлыгалар? Кисәтүләрне санга сукмаучыларны нәрсә көтә?
Казанның административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре һәрдаим рейдка чыга. Алар ишегалларын, түбәләр ничек чистартылуын тикшерә. Хилафлыклар табылса шунда ук фотосурәткә төшереп алалар.
Быел түбәдән кар төшеп зыян күрүчеләр юк. Узган ел өч аяныч очрак теркәлгән иде. 17 яшьлек егеткә боз сөңгесе төшеп баш мие селкенә. 61 яшьлек ир-ат борынын, ә 53 яшьлек хатын-кыз умрау сөяген сындыра.

Бүлешергә
Комментарии 0