Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда исерек ата-ана 4 баласын каршеринг багажнигында йөрткән

Казанда исерек ата-ана 4 баласын каршеринг багажнигында йөрткән

https://tnv.ru

17 Январь 2022, 15:07

1212

0

Казанда исерек ата-ана 4 баласын каршеринг багажнигында йөрткән
Кичә кич белән ЮХИДИ һәм Росгвардия хезмәткәрләре Казандагы Җиңү проспекты һәм Мәүлетов урамы киселешендәге "Renault Captur" каршеринг машинасын туктатканнар. Бу хакта "Яңа Гасыр" телеканалы "Вызов 112" тапшыруы корреспондентлары хәбәр итте.

Багажнигында яше 4тән 7гә кадәр булган 4 баладан тыш, каршеринг авто салонында биш өлкән кеше булган, ә машина белән исерек шофер идарә иткән.

Хәзерге вакытта балалар белән балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар, өлкәннәр белән полиция, ә исерек шофер белән ЮХИДИ хезмәткәрләре аралаша. Тулырак 20:00 һәм 22:00 сәгатьтә "Вызов 112" тапшыруында карагыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров