Онлайн трансляция

Свернуть

Туристлар өчен Казан буенча гастрономик юлкүрсәткеч эшләгәннәр

Туристлар өчен Казан буенча гастрономик юлкүрсәткеч эшләгәннәр

https://tnv.ru

17 Январь 2022, 16:08

379

0

Туристлар өчен Казан буенча гастрономик юлкүрсәткеч эшләгәннәр
Казанда туристлар өчен ике телдә – рус һәм инглиз телләрендә гастрономик юлкүрсәткеч әзерләгәннәр. Аның ярдәмендә шәһәр кунаклары төрле милли ризыклардан кайда авыз итәргә, кулинария мастер-классларына ничек кушылырга мөмкин булуы һәм шәһәрдә нинди «тәмле» чаралар үткәрелүен белә алачаклар, дип сөйләде бүген эшлекле дүшәмбедә Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова.

«Безнең шәһәрнең җәмәгать туклануы һәм төрле кулинар традицияләре оешмаларыннан тыш, юлкүрсәткечтән кунаклар гастрономия белән бәйле булган кызыклы сувенирларны кайдан сатып алырга икәнлеген беләчәк, - дип өстәде Д.Санникова. - Бу юлкүрсәткечтә гастрономия туризмына кагылышлы бар нәрсә дә җыелган. Анда тәкъдим ителгән мәгълүмат даими рәвештә яңартылачак».

Сәяхәт итүчеләр гастрономия юлкүрсәткечен кунакханәләрдә, тимер юл станцияләрендә, аэропортта һәм туристлык-мәгълүмат үзәгендә таба алачак. Якын арада юлкүрсәткечне цифрлаштырырга һәм аны смартфоннарга кертергә планлаштырыла. Юлкүрсәткеч Казан кооператив институты ярдәмендә эшләнгән, дип хәбәр ителә Казан Мэриясе сайтында.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров