Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мәктәп укучысын "Мир" картасыннан түләү кабул ителмәгән өчен автобустан төшергәннәр

Казанда мәктәп укучысын "Мир" картасыннан түләү кабул ителмәгән өчен автобустан төшергәннәр

https://tnv.ru

27 Январь 2022, 13:46

7619

0

Казанда мәктәп укучысын "Мир" картасыннан түләү кабул ителмәгән өчен автобустан төшергәннәр
Казанның Ершов урамында 91 маршрут автобусыннан 16 яшьлек кызны төшереп калдырганнар. Шаһитларның сүзләренә караганда, яшүсмер кыз «Мир» банк картасы аша түләмәкче булган, тик кондуктор бу картаны валидатор кабул итми, дигән.

Комментарийларда ни өчен шаһитлар мәктәп укучысын якламадылар һәм аны транспорттан, бигрәк тә суыкта урамга куып чыгарырга ирек бирде, дигән сорау бирделәр. Ата-аналарына карата сүз әйтүчеләр дә табылды.

Хәзер бу хәлне прокуратура тикшерә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров