Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда февральның беренче көнендә һава +1 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда февральның беренче көнендә һава +1 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

31 Январь 2022, 17:30

1238

0

Татарстанда февральның беренче көнендә һава +1 градуска кадәр җылыначак
Февральнең беренче көнендә Татарстанда буран көтелә. Көньяктан җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Республика җирлегендә төнлә һава температурасы -3.-8 градуска кадәр төшәчәк.. 1 февральдә көндез термометр баганалары -3..+1 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда сишәмбе төнендә -3..-5 градуска кадәр салкын була. Көндез һава температурасы -1..+1 градус билгесенә җитәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар