Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер пенсионер монешниклар корбаны булган һәм 1 млн 300 мең акчасын югалткан

Казанда бер пенсионер монешниклар корбаны булган һәм 1 млн 300 мең акчасын югалткан

https://tnv.ru

01 Февраль 2022, 17:53

1570

0

Казанда бер пенсионер монешниклар корбаны булган һәм 1 млн 300 мең акчасын югалткан
Татарстан башкаласында чираттагы мошенниклык очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләр тозагына 83 яшьлек пенсионер эләккән, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

17 гыйнвар көне ир-атның өй телефонына билгесез хатын-кыз шалтыраткан һәм аның 15 мең сумга дәвалау приборы сатып алу-алмавы белән кызыксынган. Аферист уңай җавап ишеткәч, пенсионерга приборны чыгара торган компаниягә карата суд эше ачылуын һәм аның барлык сатып алучыларга сыйфатсыз һәм куркыныч товар өчен компенсация түләве турында сөйли. Әмма ир акча ала алсын өчен, башта 34 мең сум күләмендә иминият чыгымнарын түләргә тиеш була. Пенсионер ир-ат ризалашканнан соң, мошенник аның белән соңрак элемтәгә керәчәген хәбәр итә. Икенче тапкыр шалтыраткач, ул компенсация күләме артты, шуның аркасында иминият акчасының да күләме артты, дип сөйли. 9 көн дәвамында штрафлар, иминият түләүләре, суд чыгымнары сылтавы белән мошенник пенсионерның 1 млн 272 мең сум акчасын алдап алган. Барлык акчаларны зыян күрүче аферист күрсәткән счетларга күчергән. Җинаятьче чираттагы тапкыр акча күчерүне сорагач, ир кызы белән элемтәгә керә һәм алдау корбаны булуын аңлый.

Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров