Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яллар кар явуыннан башланачак

Татарстанда яллар кар явуыннан башланачак

https://tnv.ru

04 Февраль 2022, 17:29

4242

0

Татарстанда яллар кар явуыннан башланачак
5 февраль Татарстанда көчле кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Республика җирлегендә алдагы төндә һава температурасы -3..-8 градуска кадәр төшәчәк. 5 февральдә көндез һаваның максималь температурасы -1..-6 градус.

Казанда шимбә төнендә -4..-6 градуска кадәр салкын була. Көндез һава температурасы -2..-4 градус билгесенә җитәчәк.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров