Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Урицкий паркында балалар аттракционнары урнаштырудан баш тартканнар

Казанның Урицкий паркында балалар аттракционнары урнаштырудан баш тартканнар

https://tnv.ru

10 Февраль 2022, 13:19

1946

0

Казанның Урицкий паркында балалар аттракционнары урнаштырудан баш тартканнар
Казанның Урицкий паркында балалар өчен аттракционнар урнаштырмаячаклар. Бу хакта карар кичә «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре буенча кабул ителде, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шәһәрлеләр, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе, район хакимияте вәкилләре, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова катнашкан.

Фикер алышу вакытында күпчелек халык аттракционнарны паркта урнаштыруга каршы тавыш бирде. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе оештырган онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре дә шундый булып чыкты. Әйтик, 9 нчы февральнең 20:00 сәгатенә сораштыруда катнашучыларның 82,6% – каршы, 17,4% риза булуын белдерде, дип хәбәр итә дирекциянең матбугат хезмәте

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров