Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Камилә Вәлиевага багышланган реклама щитлары барлыкка килде

Казанда Камилә Вәлиевага багышланган реклама щитлары барлыкка килде

https://tnv.ru

16 Февраль 2022, 16:39

1381

0

Казанда Камилә Вәлиевага багышланган реклама щитлары барлыкка килде
Казанда фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның фотосы һәм аның адресына теләктәшлек белдерү сүзләре белән электрон реклама щитлары барлыкка килгән.  Бу хакта Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Плакатларга «Камилә, без синең белән!» дип язылган. Барлыгы шәһәрдә шундый 29 реклама щиты урнаштырылган.

Кичә, тумышы белән Казан кызы, 15 яшьлек Камилә Вәлиева Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында кыска программада җиңү яулады. Ә инде иртәгә, 17 нче февральдә, Олимпиадада хатын-кызлар арасындагы фигуралы шуу буенча турнирда медальләр уйнатылачак.

Фото: Наталья Левчук

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров