Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллы мэриясе фотографы Ринат Шәйхитов 29 яшендә вафат булган

Чаллы мэриясе фотографы Ринат Шәйхитов 29 яшендә вафат булган

https://tnv.ru

21 Февраль 2022, 13:03

2500

0

Чаллы мэриясе фотографы Ринат Шәйхитов 29 яшендә вафат булган
Яр Чаллы мэриясенең 29 яшьлек фотографы Ренат Шәйхитовның үлеме турында Instagram аша шәһәр Башкарма комитетының мәгълүмат идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова хәбәр итте.

Үлеменә кадәр берничә сәгать алда Ринат 39 градус температура күрсәткән термометрны төшереп кертә. Аның үлеменең рәсми сәбәбе әлегә аталмый. Ринат белән хушлашу бүген үк булачак.

"Коллектив Ринат Шәйхитов вафат булу сәбәпле, тирән кайгыны уртаклаша. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә рухи көч һәм ныклык телим. Ринат турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр", - дип яздылар аның хезмәттәшләре.

Фото: instagram.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров