Дәүләт хезмәтләре порталында антитәнчеккә анализ нәтиҗәсе буенча QR-кодны алу функциясе барлыкка килде
https://tnv.ru
22 Февраль 2022, 13:13
1116
0

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында COVID-19 вирусына тест нәтиҗәләре буенча QR-код алу функциясе эшли башлады. Аның гамәлдә булу вакыты тест нәтиҗәләрен алу датасыннан 6 ай тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгыныж матбугат хезмәте хәбәр итә.
QR-кодны бер тапкыр гына алырга мөмкин. Вирус белән авыру яки вакцинация турында медицина сертификаты алдан алынмаган булу шарт.
Сертификатны рәсмиләштерү өчен антителның теләсә кайсы дәрәҗәсе белән анализ нәтиҗәләре кабул ителә. Аларны дәүләт хезмәтләре порталына лабораторияләрдә тапшырырга мөмкин. Моның өчен паспорт, СНИЛС һәм медицина иминияте полисы кирәк.
Фото: digital.gov.ru

Бүлешергә
Комментарии 0