Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ике бала кар һәм боз кисәге астында калган

Татарстанда ике бала кар һәм боз кисәге астында калган

https://tnv.ru

24 Февраль 2022, 12:31

1570

0

Хәзер зыян күрүчеләр район үзәк хастаханәсендә, аларның торышы уртача авырлыктагы кебек бәяләнә.

Татарстанда ике бала кар һәм боз кисәге астында калган
Бүген иртән Бөгелмәдә Циолковский урамы буенча 10 нчы номерлы йорт ишегалдында ике яшьлек кыз һәм аның җиде яшьлек абыйсы өстенә боз кисәге төшкән. Бу факт буенча прокуратура тикшерү оештырган.

Ике яшьлек кызның ябык баш мие травмасы, корсагы һәм умыртка баганасы җәрәхәтләнгән, җиде яшьлек абыйсының шулай ук җитди җәрәхәтләр алган.

Хәзер зыян күрүчеләр район үзәк хастаханәсендә, аларның торышы уртача авырлыктагы кебек бәяләнә. Элегрәк прокуратура идарәче компания җитәкчесенә күрсәтелгән йортның түбәсен кардан һәм боздан чистарту таләбе белән күрсәтмә биргән иде инде.

Фото: ТР Прокуратурасы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров