Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бетеп торачак

Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бетеп торачак

https://tnv.ru

25 Февраль 2022, 17:21

Совет районының кайбер йортларында су белән тәэмин итү туктатыла. Бу суүткәргечне яңадан ялгау эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП матбугат хезмәтенә таянып шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

1 мартның 9:00 сәгатеннән 2 мартның 6:00 сәгатенә кадәр Зәкиев урамы, 17, 17а, 39, Академик Сахаров урамы, 1, 1б, 13, 13а, б, в, г, 15, 17, 17а, 19, 19а, 29, 31, 31б, в, г, д, 31/1 адреслары буенча су булмаячак.

Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, аларны +7(843)231-62-60 телефоны аша калдырырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар