Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда югалган 14 яшьлек яшүсмерне эзлиләр

Татарстанда югалган 14 яшьлек яшүсмерне эзлиләр

https://tnv.ru

02 Март 2022, 11:53

2429

0

2022 елның 1 мартында 17.00 сәгатьтә билгесез юнәлештә  өйдән чыгып китә һәм шуннан бирле аның турында берни дә билгеле түгел.

Татарстанда югалган 14 яшьлек яшүсмерне эзлиләр
Чүпрәледә 14 яшьлек яшүсмерне эзлиләр. Зур Чынлы авылында яшәүче Данис Фәнил улы Файзов кичә, 2022 елның 1 мартында 17.00 сәгатьтә билгесез юнәлештә өйдән чыгып китә һәм шуннан бирле аның турында берни дә билгеле түгел. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хәбәр итә, дип "Туган Як" газетасы яза.

Данисның буе -170 см, ябыграк гәүдәле, чәчләре ачык төстә, уң яктагы кашында яра эзе бар.

Өстенә кызыл тамгалары булган кара куртка, башына кара шапка, кара чалбар кигән. Шулай ук, үзе белән кара төстәге рюкзагы да бар.

Данис турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганда кичекмәстән 02, 102, 89372868459 телефон номерлары буенча шалтыратыруыгызны сорыйбыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров