Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда өеннән чыгып киткән 14 яшьлек яшүсмер табылды

Татарстанда өеннән чыгып киткән 14 яшьлек яшүсмер табылды

https://tnv.ru

03 Март 2022, 10:45

4375

0

Татарстанда өеннән чыгып киткән 14 яшьлек яшүсмер табылды
Чүпрәле районында югалган 14 яшьлек яшүсмер табылды. Малай исән-сау.. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хәбәр итте, дип "Туган Як"газетасы яза.

Исегезгә төшерәбез, Зур Чынлы авылыннан 2007 елда туган балигъ булмаган Файзов Данис Фәнил улы, 1 март көнне 17.00 сәгатьтә билгесез юнәлештә өйдән чыгып китә һәм кайтмый. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге малайны эзләү турында игълан иткән иде.

Яшүсмерне эзләүдә катнашучыларга һәм ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров