Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда калган Светлана Матеко: Якын иттем, кире китмәдем

Татарстанда калган Светлана Матеко: Якын иттем, кире китмәдем

https://tnv.ru

04 Март 2022, 16:34

3229

0

Татарстанда калган Светлана Матеко: Якын иттем, кире китмәдем
Донбасстан күченергә мәҗбүр булучыларны Татарстан әле 2014 елда ук кабул иткән иде. Ул вакытта күченеп килүчеләрнең берсе - Матеколар гаиләсе. Светлана ханым әле дә Баулыда яши. Район мәдәният йортында тегүче булып эшли. 8 ел эчендә Татарстанны якын иттем, кире китмәдем, ди ул. Донбасста ире калган, андагы хәлләрне телефон аша белеп тора.

2014 елда 1 сентябрьгә мәктәпләр ачылмаячагын белгәч, гаилә аннан китәргә карар кыла. Ике улын һәм әнисен алып Светлана башта Матвеев Курган лагерына юл тота, аннан поезд белән - Татарстанга.

Хәзер туган җирендә тынычлык урнашуына өметләнеп яши. Иң зур хыялы - имин тормышка кайту.

#Своихнебросаем #Zамир #ЗаПрезидента #закончимвосьмилетнюювойну #безпаники


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров