Онлайн трансляция

Свернуть

Аяксыз калуда табиблар гаеплеме?

Аяксыз калуда табиблар гаеплеме?

https://tnv.ru

04 Март 2022, 17:12

11658

0

Тикшерүчеләр сүзләренчә, операция вакытында бер табиб эчкән була һәм пациентка анестезия ясаганда кыенлык килеп чыга.

Аяксыз калуда табиблар гаеплеме?
Лениногорскида район хастаханәсе табибларына карата кузгатылган җинаять эше буенча суд утырышлары дәвам итә. Үзәк хастаханәнең өч белгече пациентның сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә һәм ваемсызлыкта гаепләнә.

Җинаять эше мәгълүматына караганда, 5 ел элек аягы имгәнеп, Юрий Тимошенко медицина учреждениесенә эләгә һәм шуннан ике аяксыз кала.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, операция вакытында бер табиб эчкән була һәм пациентка анестезия ясаганда кыенлык килеп чыга. Бу үз чиратында арка мие некрозына китергән булырга мөмкин дип саныйлар. Соңгы утырышта билгеле булганча, пациентның бер авыруы булган һәм ул аның турында табибларга әйтмәгән.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров