Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда өстенә кирпеч дивар ишерелеп бер эшче үлгән

Казанда өстенә кирпеч дивар ишерелеп бер эшче үлгән

https://tnv.ru

11 Март 2022, 10:53

1831

0

Казанда өстенә кирпеч дивар ишерелеп бер эшче үлгән
Кичә, көндезге сәгатьләрдә, Марсель Сәлимҗанов урамындагы 9-нчы номерлы йортның кирпеч дивары 42 яшьлек эшчегә ишелеп төшкән. Нәтиҗәдә, ир шунда ук вафат булды, дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Ведомствода аңлатуларынча, фаҗига биш катлы эксплуатацияләнми торган бинаның беренче катында кирпеч стенасын демонтажлаганда булган. Коткаручылар килгәнче үк, шаһитлар өемнәр астыннан эшченең гәүдәсен чыгарганнар.

Бу факт буенча прокуратура тикшерү оештырган.



Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров