Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Сахаров урамындагы хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк

Казанда Сахаров урамындагы хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк

https://tnv.ru

14 Март 2022, 11:43

2355

0

Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү зонасыннан яңгыр канализациясе челтәрләрен чыгару эшләре белән бәйле.

Казанда Сахаров урамындагы хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк
Казанда Сахаров урамындагы автомобиль юлының берничә участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, 14 марттан 24 апрельгә кадәр 1 нче номерлы йорт янында җирле юл буенча хәрәкәт чикләнәчәк. 25 апрельдән 29 майга кадәр 12б номерлы йорт янындагы тротуар һәм Сахаров урамындагы 13 номерлы йорт янындагы юл өлешендә хәрәкәт ябыла. 30 майдан 27 сентябрьгә кадәр 12 нче, 15 нче һәм 16 нчы номерлы йортлар янында тротуар, машиналар йөрү өлеше һәм җирле юл буенча хәрәкәт чикләнәчәк.

Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү зонасыннан яңгыр канализациясе челтәрләрен чыгару эшләре белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров