Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда дүрт өлкән кешене һәм ике баланы янгыннан коткарганнар

Казанда дүрт өлкән кешене һәм ике баланы янгыннан коткарганнар

https://tnv.ru

16 Март 2022, 09:13

1459

0

Казанда дүрт өлкән кешене һәм ике баланы янгыннан коткарганнар
Казанда янгын сүндерүчеләр Гаврилов урамындагы янгын чыккан биш катлы йорттан дүрт өлкән кешене һәм ике баланы коткарганнар. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр «101» янгын сагы хезмәтенә килеп ирешкән, дип "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгәнче үк биш кеше мөстәкыйль рәвештә урамга чыккан, шул исәптән янган фатир хуҗасы да. Әмма 4 һәм 5 катларда яшәүчеләр көчле төтен чыгу сәбәпле, үзләре генә чыга алмаганнар.

Янгын сүндерүчеләр, коткаручы битлекләрен кидереп, саф һавага алты кешене чыгарганнар. Алар арасында ике бала да булган дип язалар. Соңрак фатирда суыту җайланмасы януы ачыкланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров