Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан кибетләрендәге запас көн саен тулыланып тора, кытлык юк

Татарстан кибетләрендәге запас көн саен тулыланып тора, кытлык юк

https://tnv.ru

16 Март 2022, 13:02

1009

0

Татарстан кибетләрендәге запас көн саен тулыланып тора, кытлык юк
Соңгы атнада Татарстанда халык шикәр комын гадәттәгедән 16 тапкырга күбрәк алган. Үсемлек мае белән тозга ихтыяҗ - тугыз һәм җиде тапкырга арткан. Татарстанда мондый хәл беренче тапкыр күзәтелә.  Әлеге саннарны Авыл хуҗалыгы министрлыгы игълан итте.

Хәзер хәл тотрыкланган. Халыкның активлыгы беренче атна белән чагыштырганда кимеде, диләр. Кибетләрдәге запас көн саен тулыланып тора. Азык-төлек һәм көндәлек куллану товарлары белән республика берничә айга тәэмин ителгән. Хәзер товарларның булу-булмавын, бәяләрне -  махсус оешкан 2 комиссия көн саен кузәтә.

Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Бу сезонда яшелчә һәм бәрәңге мәйданнары 10 процентка арттырылачак. Авыл хуҗалыгы оешмаларының читтән кертелгән инкубация йомыркалары, токымлы терлекләргә бәйлелеге юк. Крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм чаралары саклана. Ә минифермалар төзү һәм нәселле терлек алуга субсидия күләме арттырыла. 

#Своихнебросаем #Zамир #безпаники


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров