Онлайн трансляция

Свернуть

Казан метросында янгын сүндерү буенча планлы тактик өйрәнүләр узды

Казан метросында янгын сүндерү буенча планлы тактик өйрәнүләр узды

https://tnv.ru

16 Март 2022, 12:25

878

0

Казан метросында янгын сүндерү буенча планлы тактик өйрәнүләр узды
15 марттан 16 мартка каршы төндә "Җиңү проспекты" Казан метрополитены станциясендә "Метроэлектротранс" МУП дежур хезмәтләре һәм Казан янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләренең шәхси составы катнашында янгын сүндерү буенча тактик өйрәнүләр узган, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өйрәнүләр сценарие буенча, электр поезды хәрәкәт иткән вакытта кыска ялганыш була, шуның нәтиҗәсендә ул яна башлый. Машинист составны "Җиңү проспекты" станциясенең платформасына кадәр китереп җиткерә алды. Шуннан соң предприятие хезмәтләренең эшен, шулай ук һәлакәт булган урынга оператив җаваплы хезмәтләрнең ничек тиз килүен тикшерделәр, дип хәбәр итә "Метроэлектротранс" МУП матбугат хезмәте.

Янгын расчетлары килгәнче, шартлы рәвештә 124 пассажир эвакуацияләнгәг, шулай ук авария-коткару эшләре штабы оештырылган. Килгән янгын сүндерүчеләр 5 кешене эвакуацияләгәннәр, сценарий буенча аларның икесе авыр җәрәхәтләр алган.

Укулар барышында шулай ук хәбәр итү һәм янгын куркынычсызлыгы системасы тикшерелгән.

Өйрәнүләр тәмамлангач, "Метроэлектротранс"ның баш инженеры хезмәткәрләрнең эш-гамәлләрен кыскача анализлады.

Фото: "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесе

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров