https://tnv.ru
18 Март 2022, 14:01
2013
0
Яшел Үзәннең фанер-мебель комбинаты моңарчы Казанда ИКЕА кибетен товар белән тәэмин итә иде. 10% товар - урындыклар һәм өстәлләр - шунда җибәрелә торган була. Чит ил компаниясе Россиядә эшләвен туктатса да, хәзер алар урынына Россиянең башка шәһәрләрендә сатып алучылар тапканнар.
Җитештерүне киметергә уйламыйлар, димәк, хезмәткәрләр кыскартылмаячак.
Яшел Үзәннең фанер-мебель комбинаты 1929 нчы елда оешкан. Алар җитештерә торган төп товар - фанер. Санкцияләр кертелгәнче, аның 70%ка кадәр өлеше чит илгә китә торган була. Италия, Венгрия, Германия, Дания, Польша, Словения. Хәзер 100% эчке базарга эшлиячәкләр. Даими эшләүче оешмалар заказларын арттырган.
Комбинатка чимал көн саен кайтарыла. Ул үзебезнең илнеке. Аңа кытлык булмагач, заказларны вакытында өлгертәчәкләр.
#Своихнебросаем #Zамир #безпаники

Бүлешергә
Комментарии 0