https://tnv.ru
23 Март 2022, 14:55
957
0
Мондый карар халык мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә кабул ителде.

Казанда 8 номерлы маршрут троллейбуслары саны артты – рейска өстәмә рәвештә ике күчмә состав чыга. Мондый карар халык мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә кабул ителде, дип шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике тукталышта – Парин урамы һәм Универсиада Авылы – иртәнге сәгатьтә троллейбуслар саны, хәрәкәт интерваллары һәм җәмәгать транспортының кешеләр белән ни дәрәҗәдә тулуы тикшерелде. Шулай итеп, 7:00 сәгатьтән 8:00 сәгатькә кадәр 8 номерлы маршрутка 5-6 минут хәрәкәт интервалы белән 17 троллейбус чыкты, эшче комиссия 5 баллы шкала буенча аларның 3-4 баллга тулуын билгеләде. Иртәнге сигездән соң пассажирлар агымы кимүе күзәтелгән.
Маршрут эшен контрольдә тоту дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.

Бүлешергә
Комментарии 0