Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү теркәлгән

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү теркәлгән

https://tnv.ru

23 Март 2022, 15:38

1415

0

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү теркәлгән
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары раслый. Аерым алганда, узган тәүлектә Татарстанда 299 зарарлану очрагы теркәлгән. Алдагы көнне 306 кеше авырый башлаган иде.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Федераль медик-биология агентлыгы белгечләре тарафыннан эшләнгән «Канвасэл» исемле коронавирус инфекциясенә каршы яңа вакцинаны теркәде.

ФМБА башлыгы Вероника Скворцова сүзләренә караганда, яңа препарат аллергия тудырмый. Вакцинаны 18 яшьтән өлкәнрәкләр куллана ала, ул 21 көнлек интервал белән ике тапкыр кадатыла.

Россиядә коронавируска каршы 5 вакцина теркәлгән — «Спутник V», «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорона», «КовиВак» һәм «ЭпиВакКорона-Н».

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров