Онлайн трансляция

Свернуть

24 март Татарстанда бакчачылар өчен кайнар линия эшләячәк

24 март Татарстанда бакчачылар өчен кайнар линия эшләячәк

https://tnv.ru

24 Март 2022, 09:25

1240

0

24 март Татарстанда бакчачылар өчен кайнар линия эшләячәк
24 март Татарстанда бакчачылар өчен кайнар линия эшләячәк. Биредә яшәүчеләр бакчачылык ширкәтләрендә җир кишәрлекләрен милеккә рәсмиләштерү, бакча йортларына хокукларны теркәү, "вакытлы участокларны" кадастр исәбеннән төшерү турында сораулар бирә алачаклар.

Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

"Кайнар линия" 10:00 дән 12:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә Казан Мэриясе сайтында.

Казан халкыннан шалтыратулар +7(843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республика районнарында белгечләрнең телефон номерларын Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» – «Кайнар линияләр» бүлегендә табарга мөмкин, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров