https://tnv.ru
24 Март 2022, 12:14
1740
0

17 һәм 20 яшьлек ике ир-атны Казанның Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган. Аларның мәгълүматларына караганда, бу ике егет Рихард Зорге урамында ризык илтүче курьерга һөҗүм иткән.
Яшь егетләр ризык китерүчене кыйнап кына калмаганнар, ә берничә тапкыр пневматик пистолеттан йөзенә дә атканнар. Пуляларның берсе чак кына курьерның күзен чыгармаган.
Тоткарлаганнан соң, бу ике егетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Хәзерге вакытта тоткарланучыларга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.
Фото: rosgvard.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0