Онлайн трансляция

Свернуть

Кар кинәт эри башласа Татарстанда 200дән артык авылны су басарга мөмкин

Кар кинәт эри башласа Татарстанда 200дән артык авылны су басарга мөмкин

https://tnv.ru

24 Март 2022, 16:01

2291

0

Кар кинәт эри башласа Татарстанда 200дән артык авылны су басарга мөмкин
Кар кинәт эри башласа Татарстанда 200дән артык авылны су басарга мөмкин. Бигрәк тә Буа, Кайбыч, Әлки районнарындагы торакларга куркыныч яный. Бу районнардагы зур елгалар белән һәм авылларның түбәнлектә урнашуы белән бәйле.

Кичә хөкүмәт йортында язгы ташуга әзерлек буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды. Тиешле хезмәтләргә җаваплылыкны арттыру максатын куйдылар. Чөнки быел кар күп. Инде хәзер үк Татарстанда вакытлыча яшәү өчен 158 урын булдырылган. Анда 41 меңнән артык кешене урнаштырырга мөмкин.

Коткаручылар фикеренчә, әлегә һава торышы безнең файдага. Көннәр кинәт җылытмый. Төнлә салкын булу да су басу куркынычын киметә.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров