Онлайн трансляция

Свернуть

Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевның сак астында булу вакытын озайттылар

Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевның сак астында булу вакытын озайттылар

https://tnv.ru

25 Март 2022, 16:17

3075

0

Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевның сак астында булу вакытын озайттылар
Казанның Идел буе районы суды 175нче гимназиядә рәхимсез рәвештә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең сак астында булу вакытын 11 майга кадәр озайтты, дип хәбәр итә Kazanfirst басмасы.

Исегезгә төшерәбез, Социаль челтәрләрдә Казанның 175 номерлы гимназиясендә вәхшиләрчә атыш оештырган Илназ Галәвиевның беренче интервьюсы пәйда булды. Анда ул атышны үзе генә оештыруы хакында әйтә.

Галәвиев җинаять кылыр алдыннан күп нәрсә туктата алуын әйтте. Атучы сүзләренчә, Сербский исемендәге институтта аңа «параноидлы шизофрения» диагнозын куйганнар.

Балаларны атып үтергән Галәвиев гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә, әмма аның сүзләре генә берәрсә дә үзгәртмәячәк, дип өстәде.

Искәртеп узабыз, 2021 елның 11 маенда Илназ Галәвиев оештырган атыш нәтиҗәсендә, 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров