Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Иртәгә Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

https://tnv.ru

25 Март 2022, 14:16

2890

0

Иртәгә Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Иртәгә, 26 март, Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 дән 12:00 гә кадәр оештырылачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республика районнары предприятиеләре һәм агрохолдинглар катнаша.

Казандагы ярминкәләрнең уздыру урыннарын шәһәр мэриясе сайтында белә аласыз.


19 март Татарстанда бу елны беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рекордлы күләмдә шикәр комы сатылуын әйтте.

"Шимбә иртән генә дә 90 тонна шикәр саттык, гадәттә 15-20 тонна гына сатыла иде", — дип искәртте министр.

Министр продукция бар кешегә дә җитәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, ашыгып, ясалма ажиотаж тудырырга кирәкми.

Президент кушуы буенча, республикада ике комиссия оешты. Берсе азык-төлек, икенчесе башка төр товарлар буенча. Сәүдә нокталарын тәэмин итү ничек оештырылганын, товарларның бәясен күзәтеп торалар.

Ихтыяҗ артты, сорау зур, киштәләр тулы, кайберсе юк икән - бу вакытлыча күренеш. Кайтартып, куеп өлгерә алмыйлар, ди шул ук комиссия вәкилләре.

#Своихнебросаем #Zамир #безпаники

Фото: pixabay.com





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров