https://tnv.ru
28 Март 2022, 12:02
2589
0

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстанда шикәргә ихтыяҗ кимү турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, узган атнада кулланучыларның әлеге товар белән кызыксынуы 29,4%ка кимегән.
Шулай ук министр кайбер продуктларның сату күләменең 25-30%ка кимүен билгеләп үтте. Алар арасында он, дөге, тоз, ярмалар, май бар. Шуңа да карамастан, Мидхәт Шаһиәхмәтов алда санап үтелгән барлык продуктларга ихтыяҗ зур, дип билгеләп үтте.
Белгечләр фикеренә караганда, ихтыяҗның кимүе бәяләр арту белән бәйле. Мәсәлән, узган атна ахырында "Пятерочка" кибетләрендә бер килограмм шикәр бәясе 81 сум, карабодай - 94 сум иде.
Президент кушуы буенча, республикада ике комиссия оешты. Берсе азык-төлек, икенчесе башка төр товарлар буенча. Сәүдә нокталарын тәэмин итү ничек оештырылганын, товарларның бәясен күзәтеп торалар.
Ихтыяҗ артты, сорау зур, киштәләр тулы, кайберсе юк икән - бу вакытлыча күренеш. Кайтартып, куеп өлгерә алмыйлар, ди шул ук комиссия вәкилләре.
#Своихнебросаем #Zамир #безпаники

Бүлешергә
Комментарии 0