Онлайн трансляция

Свернуть

Украинада махсус операция барышында һәлак булган Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелде

Украинада махсус операция барышында һәлак булган Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелде

https://tnv.ru

29 Март 2022, 10:09

3722

0

Украинада махсус операция барышында һәлак булган Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелде
Украинада махсус хәрби операция барышында өлкән лейтенант Дамир Исламов һәлак булган. Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелә (үлгәннән соң).

Аны бүген туган ягында – Татарстанның Лениногорск районында җирлиләр. Россия Героена 26 яшь була.

Дамирның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты.

"Казан танк училищесын тәмамлаган Лениногорск егете өлкән лейтенант Дамир Исламовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Украинадагы махсус хәрби операция барышында аның танк экипажы көндәшенә җитди зыян китерә, биш танк белән тигезсез көрәшкә керә, аларның дүртесен юк итә. Алга таба һөҗүм итү барышында Дамирның хәрби машинасы сафтан чыгарыла. Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелә (үлгәннән соң). Аның Ватанга хезмәт итү үрнәге безнең хәтердә мәңге калачак", - дип яза Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм аккаунтында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров