Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда нинди исемнәр кушканнар? Аким, Мөслим, Серафим, Чулпан

Татарстанда нинди исемнәр кушканнар? Аким, Мөслим, Серафим, Чулпан

https://tnv.ru

29 Март 2022, 11:12

2064

0

Татарстанда нинди исемнәр кушканнар? Аким, Мөслим, Серафим, Чулпан
Узган атнада, 21 марттан 27 мартка кадәр, Гаилә хәле актларын теркәүнең Казан бүлекләрендә 369 бала: 203 малай һәм 166 кыз тууы теркәлгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Минималь авырлыктагы бала 1000 грамм булса, ә максималь авырлыктагысы 4750 грамм тәшкил иткән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

Балалар исемнәре арасында Макар, Тимур, Богдан, Аделина, Елизавета, Алинә иң популярлары булган. Әти-әниләр кушкан сирәк исемнәр: Аким, Мөслим, Серафим, Чулпан, Алла, Аврора.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 159 пар үзләренең никахларын теркәгән.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар