Онлайн трансляция

Свернуть

30 март Казанда кабат кар явачак

30 март Казанда кабат кар явачак

https://tnv.ru

29 Март 2022, 17:12

2235

0

Татарстан җирлегендә яңгыр белән алышынучы кар һәм кыска вакытлы бураннар көтелә.

30 март Казанда кабат кар явачак
30 март Татарстан җирлегендә яңгыр белән алышынучы кар һәм кыска вакытлы бураннар көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 м/с җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразларына караганда, республикада төнлә һава температурасы -1..-6га кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -0..+5 градус.

2022 елның мартның соңгы чәршәмбесендә Казанда -2..-4 градуска кадәр салкын була. Көндез һава температурасы 0..+2 градус билгесенә җитәчәк.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров