Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мошенниклар бер пенсионерның 100 мең сум акчасын урлаганнар

Казанда мошенниклар бер пенсионерның 100 мең сум акчасын урлаганнар

https://tnv.ru

30 Март 2022, 09:43

2066

0

Казанда мошенниклар бер пенсионерның 100 мең сум акчасын урлаганнар
Казан мэриясенең матбугат хезмәте телефон мошенниклыгының яңа очрагы теркәлүен хәбәр итә. Бу юлы җинаятьчеләрнең корбаны 71 яшьлек пенсионер булган.

26 март пенсионерның өй телефонына елап бер хатын-кыз шалтырата. Хатын-кыз исә хуҗасы аны бертуганы шалтырата, дип уйлый. Шалтыратучы үзен зыян күрүченең туганы дип җиткерә һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен, аның аркасында бер кыз зыян күрүен җиткерә. Җинаять эзәрлекләвен булдырмас өчен, 800 мең сум акча кирәк, дип хәбәр итә. Пенсионерның әлеге суммасы булмый, хатын-кызны тулысынча куркыту өчен трубканы бер ир-ат ала һәм үзен тикшерүче дип таныштыра икән.

Ул ханымга гариза язарга һәм булган акчаны тиздән аңа киләчәк ярдәмчесенә тапшырырга кирәк, дип җиткерә. Хатын аферистларның бөтен күрсәтмәләрен үти һәм билгесез кешегә 100 мең сум акча тапшыра. Пенсионер мошенниклар тозагына эләгүен туганы шалтыратканнан соң гына аңлап ала.

"Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган "Мошенниклык" җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. "Авиатөзелеш" полиция бүлегендә тикшерү чаралары үткәрелә", - дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров