Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 1858 кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан 1858 кеше үлгән

https://tnv.ru

30 Март 2022, 11:10

3103

0

Татарстанда коронавирустан 1858 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда COVID-19 вирусы корбаннарының рәсми саны 1 858гә җиткән. Узган тәүлек эчендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы ковид белән бәйле тагын алты үлем очрагын теркәгән.

Үлүчеләр арасында 1922, 1926, 1927, 1943 һәм 1946 елларда туган биш хатын-кыз, шулай ук 1952 елда туган ир-ат та бар. Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Исегезгә төшерәбез, узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 вирусы белән зарарлануның 277 очрагы расланган. Шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Лагеврио» молнупиры нигезендә коронавирусны дәвалау өчен яңа препаратны теркәве билгеле булды.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров