Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Украинада һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов белән хушлаштылар

Татарстанда Украинада һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов белән хушлаштылар

https://tnv.ru

30 Март 2022, 10:21

2619

0

Татарстанда Украинада һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов белән хушлаштылар
Кичә Лениногорскида якташыбыз, өлкән лейтенант Дамир Исламовны соңгы юлга озаттылар. Казан танк училищесын тәмамлаган егет, 7 март көнне Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак була.

Россия Президенты указы белән аңа, вафатыннан соң - Герой исеме бирелде. Дамир Исламов экипажы идарә иткән танк каршы якның 4 танкын юк иткән, ут ача торган ноктаны сафтан чыгарган. Шушы бәрелештә Дамирның гомере өзелә. Россия Герое белән хушлашырга шәһәре халкы, якыннары һәм туганнары җыелды.

Дамир Исламовны Лениногорскиның Камышлы зиратында, батырлар аллеясында җирләделәр. Шәһәр җитәкчелеге хәзер ул укыган мәктәп яки берәр урамны аның исеме белән атап, истәлеген мәңгеләштерергә җыена.

Дамирның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты.

"Казан танк училищесын тәмамлаган Лениногорск егете өлкән лейтенант Дамир Исламовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Украинадагы махсус хәрби операция барышында аның танк экипажы көндәшенә җитди зыян китерә, биш танк белән тигезсез көрәшкә керә, аларның дүртесен юк итә. Алга таба һөҗүм итү барышында Дамирның хәрби машинасы сафтан чыгарыла. Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелә (үлгәннән соң). Аның Ватанга хезмәт итү үрнәге безнең хәтердә мәңге калачак", - дип яза Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм аккаунтында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров