Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда кайбер йортлар вакытлыча сусыз калган

Казанда кайбер йортлар вакытлыча сусыз калган

https://tnv.ru

04 Апрель 2022, 11:01

1495

0

Хәзерге вакытта Тэцевская урамындагы челтәрләрдә аварияне бетерү буенча эшләр бара.

Казанда кайбер йортлар вакытлыча сусыз калган
Мәскәү районының кайбер йортларында вакытлыча су юк. Бу Тэцевская ур., 8б адресы буенча урнашкан су белән тәэмин итү челтәрләрендә авария килеп чыгу белән бәйле.

Химиклар һәм Гудованцев урамнарындагы йортларда яшәүчеләр сусыз калган, шулай ук Беломорск урамы, 71а, 73, 77, 79, 81, 83, 236, 238, 240, 242, 244, 246 адреслары буенча да су юк, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.

Су белән тәэмин итү эшләр тәмамланганнан соң торгызылачак, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары матбугат хезмәте.

Шулай ук өстәмә рәвештә су белән цистерналар Беломорск ур., 77, Химиклар ур., 33, Гудованцев ур., 61, Химиклар ур., 79 адреслары буенча куелачак дип хәбәр ителә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров