Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның халык рәссамы вафат

Татарстанның халык рәссамы вафат

https://tnv.ru

05 Апрель 2022, 11:54

2155

0

Татарстанның халык рәссамы вафат
3 апрель көнне 75 нче яшендә Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык рәссамы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Федорович Иншаков вафат булган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Александр Иншаков 1947 елның 12 июлендә Казанда туа. Казан сәнгать училищесын һәм Чуваш дәүләт педагогия институтының сәнгать-график факультетын тәмамлаган.

Иншаков сәнгать мәктәбе, Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, ТР рәсем сәнгате дәүләт музее җитәкчесе иде, Казан сәнгать мәктәбендә, Казан сәнгать училищесында һәм Казандагы Суриков институты филиалында эшләде.

Фото: mincult.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров