Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 14 мәктәп укучыларын эвакуацияләгәннәр

Казанда 14 мәктәп укучыларын эвакуацияләгәннәр

https://tnv.ru

06 Апрель 2022, 12:18

1660

0

Казанда 14 мәктәп укучыларын эвакуацияләгәннәр
Казанның 14 мәктәбенә шартлаткыч матдә куелу буенча янаулар килгән. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мәктәп җитәкчеләре бу очракта инструкция буенча эшлиләр. Калган учреждениеләрнең электрон адреслары янауларның булу-булмавы тикшерелә. Югары сыйныф укучылары тыныч кына классларга әйләнеп кайта алсын өчен, эвакуациядән соң биналарны тикшерү узачак", - диелә мэрия хәбәрендә.

Балалар һәм аларның әти-әниләреннән тынычлыкны саклауны сорыйлар.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар