Онлайн трансляция

Свернуть

15 апрелдән киләсе елгы програмамларга кертеләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана

15 апрелдән киләсе елгы програмамларга кертеләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана

https://tnv.ru

06 Апрель 2022, 16:00

1135

0

15 апрелдән киләсе елгы програмамларга кертеләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана
Башкала үзәгендә Җәмигъ мәчет төзелү сәбәпле, Казансуның уң як ярындагы - “Манзара” паркының концепциясен үзгәртәчәкләр, ә “Кырлай” аттракционнары Парк-Хаус янәшәсенә күчәргә мөмкин. Иҗтимагый ял урыннары һәм алар белән бәйле үзгәрешләр турында кичә журналистларга Хөкүмәт йортында сөйләделәр. Монда сүз, республикадагы ишегалларын ремонтлау, парк-скверларны төзекләндерү турында барырга тиеш иде, әмма матбугат чаралары хәзер үк көн үзәгендә торган сорауларны күтәрде.

"Кырлай" паркында бүген карусельләрне сүтәләр. Бу урында республикада иң зур гыйбадәт йорты - Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Кечкенә казанлылар һәм башкала кунакларының яраткан ял урынын икенче җиргә күчерәчәкләр. Әлегә берничә урын карала.

Гомумән, Татарстандагы иҗтимагый ял урыннары һәрвакыт халык белән киңәшләшеп төзекләндерелә. 15 апрелдән киләсе елгы програмамларга кертеләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Моның өчен Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк. Иң күп тавыш җыйган 204 парк һәм 3 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров