Онлайн трансляция

Свернуть

Бердәмлекнең көче зур

Бердәмлекнең көче зур

https://tnv.ru

08 Апрель 2022, 16:31

756

0

Бердәмлекнең көче зур
2014 елның 7 апрелендә Донецк халык республикасы мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде. Быелның 21нче февралендә ДНРның да, ЛНРның да бу статусын Россия таныды һәм аларның иминлеген саклар өчен махсус хәрби операция башланды. Кичә Россия шәһәрләрендә Донецкның сигез еллыгы уңаеннан тантаналы митинглар узды. Алар илнең Көнчыгышында - Хабаровскида башланып китте һәм башка төбәкләр кушыла торды.

Казанның Җиңү паркында дуслык турында җырлар яңгырый. Тирә-юньдә әләмнәр җилферди. Митингның Хәрби интернационалистлар һәйкәле янында узуы да символик мәгьнәгә ия, ди катнашучылар. Монда җәмәгат эшлеклеләре, волонтерлар, хәрби ветераннар килгән.

Паркка җыелучыларның күкрәгендә "Z" хәрефе төшкән тамга. Шул рәвешле алар Россия хәрби көчләре һәм Донбасс халкына теләктәшлеген белдерә.


фото: kzn.ru

#Своихнебросаем #Zамир #ЗаПрезидента #закончимвосьмилетнюювойну #безпаники

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров