Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда коточкыч юл һәлакәтендә яшь егет һәм кызның гомере өзелгән

Казанда коточкыч юл һәлакәтендә яшь егет һәм кызның гомере өзелгән

https://tnv.ru

11 Апрель 2022, 12:24

1710

0

Казанда коточкыч юл һәлакәтендә яшь егет һәм кызның гомере өзелгән
Кичә Казанның Танк урамында булган коточкыч юл һәлакәтендә 19 яшьлек шофер егет һәм 21 яшьлек кыз һәлак булган. Бу хакта ТНВның «Вызов 112» тапшыруы хәбәрчләре хәбәр итте.

Авария вакытында «Лада» җиңел машинасында йөртүчедән кала ике кыз һәм егет була. Машина йөртүче һәм 21 яшьлек пассажир шунда ук үлә, тагын бер 19 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз авыр тән җәрәхәтләре ала.

Зыян күрүчеләрне бары тик махсус эш кораллары ярдәмендә генә чыгарып булган. Урыннан килгән кадрларга караганда, машина икегә аерылган. Кеше үлемнәренә китергән юл һәлакәтенең сәбәпләре әлегә ачыклана.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров