Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Сул як Болак урамы буйлап хәрәкәт чикләнгән

Казанда Сул як Болак урамы буйлап хәрәкәт чикләнгән

https://tnv.ru

11 Апрель 2022, 13:35

973

0

Казанда Сул як Болак урамы буйлап хәрәкәт чикләнгән
Казанда Сул як Болак урамы буенча автомобиль юлы участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнгән. Бу Болак терәк диварының өлешчә ишерелүе белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

9 апрельдән башлап юл йөрү өлешенең сул полосасы һәм Сул як Болак урамында Батурин күпереннән Татарстан урамына кадәр хәрәкәт чикләнә. Машина йөртүчеләргә үз маршрутын алдан үзгәртеп кую киңәш ителә.

Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, белгечләр территорияне төзекләндерү планын әзерләү өчен җимерелүне тикшерә башлаган.

Фото: Наталья Левчук

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров