Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер көтү котырган эт мәктәп балаларына ташланган

Казанда бер көтү котырган эт мәктәп балаларына ташланган

https://tnv.ru

12 Апрель 2022, 11:51

1913

0

Казанда бер көтү котырган эт мәктәп балаларына ташланган
Казанның Җиңү проспекты базары янында бер көтү эт кече сыйныф мәктәп укучыларына ташланган. Этләр бер егетнең өс киемен ерткан, ә икенчесен аягыннан тешләгәннәр. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, зыян күргән балага медицина ярдәме кирәк була. Баланың әти-әниләре интернет челтәрләренә тешләнгән урынның фотосын урнаштырган. Алар сүзләренә караганда, улларына дәвалану билгеләгәннәр.



Фото: pixabay.com, tatarstan24.tv

Комментарии 0

Аватар