Онлайн трансляция

Свернуть

Җәмигъ мәчетенең проектын әзерләү бәйгесенең икенче этабына үтүчеләр билгеле

Җәмигъ мәчетенең проектын әзерләү бәйгесенең икенче этабына үтүчеләр билгеле

https://tnv.ru

21 Апрель 2022, 11:23

291

0

Җәмигъ мәчетенең проектын әзерләү бәйгесенең икенче этабына үтүчеләр билгеле
Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете һәм аның янындагы территориянең эскиз проектын әзерләү бәйгесенең икенче этабында катнашучылар билгеле булды, дип яза «Татар-информ». Конкурс комиссиясе утырышы 18 апрельдә узган. Икенче этапка барлыгы 20 команда узган.

Барлык командалар да архитектур проектлаштыру өлкәсендә тәҗрибәгә ия. Алар арасында Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗан вәкилләре бар. Шулай ук үзебезнең Татарстаннан булган архитекторлар да шактый.

Бәйгенең икенче этабына үткән командалар исемлеген сылтама аша карап була.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Җәмигъ мәчете урыны сайланды. Ул «Кырлай» паркы урынында булачак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров