Онлайн трансляция

Свернуть

Авыл яшәсен өчен: Чувашиянең Кызыл Чишмә авылындагы яңа проект

Авыл яшәсен өчен: Чувашиянең Кызыл Чишмә авылындагы яңа проект

https://tnv.ru

25 Апрель 2022, 14:19

621

0

Максатлары - авылга башта читтән яшләрне җәлеп итү һәм аларны монда төпләндереп, яшь гаиләләр санын арттыру.

Авыл яшәсен өчен: Чувашиянең Кызыл Чишмә авылындагы яңа проект
ТНВның «Адымнар» тапшыруы Чувашия Республикасында булып кайтты. Биредә кызыклы һәм игътибарга лаек проект тормышка ашырыла. Ул бер яктан, авылларны саклау, икенче яктан, балаларга туган телдә һәм берничә телдә тәрбия бирү белән бәйле.

Чувашиянең Батыр районы. Кызыл Чишмә авылында балалар тумый, өлкәннәр картая башлагач, бу авылда яшәүчеләр һәм хәзер читтә булган якташлары зур проектка алына.
Сала уртасына барлык уңайлыклары, заманча шартлары булган яшьләр үзәге төзи башлый. Максатлары — авылга башта читтән яшләрне җәлеп итү һәм аларны монда төпләндереп, яшь гаиләләр санын арттыру. Соңрак үзәкне урта мәктәп итү теләкләре бар.

Проект бәясе — 315 миллион сум. Үзәк әлегә кадәр бары тик хәйриячеләр ярдәме белән төзелә. Авыл халкы читтә калмаган. Бу атнада Казанда татар эстрадасы артистлары катнашында хәйрия концерты оештырдылар. Анда җыелган акча үзәкне төзүгә тотылачак. Иң зур ярдәмне бу эшнең башында торучылар, шушы авылдан чыккан якташлары күрсәткән. Шуларның берсе — Россия бн Татарстанның атказанган икътисадчысы Гүзәлия Сафина, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Җәүдәт Сөләйманов һ.б.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров