Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 48 кешесенә дәүләт бүләкләре тапшырды - видео

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 48 кешесенә дәүләт бүләкләре тапшырды - видео

https://tnv.ru

28 Апрель 2022, 16:07

384

0

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 48 кешесенә дәүләт бүләкләре тапшырды - видео
Кичә инженер, агроном, механизаторлар, табиблар, иҗат әһелләре Президент Рөстәм Миңнеханов май башында билгеләп үтеләчәк — Яз һәм хезмәт бәйрәме, Җиңү көне уңаеннан татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Казан Кремлендәге тантанага Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре чакырылган. Шулай ук республика үсешенә зур өлеш кертүчеләр: төзүчеләр, нефть химиясе тармагында эшләүчеләрһәм башка белгечләре килгән. Фидакарь хезмәтләре белән бөтен республикада абруй казанган шәхесләргә Президент рәхмәтен белдерде.

Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә Кәрим Тинчурин театры артисты, «Яңа гасыр» каналының «Бер-бер хәл» сериалында төп рольне башкарган — Зөлфия Вәлиева лаек булды.



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә «Дуслык» орденын тапшырды.



Тантанадан — Фәйрүзә Мәҗитова репортажы.


Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров