Онлайн трансляция

Свернуть

Май бәйрәмнәрендә Казанда муниципаль парковкалар түләүсез булачак

Май бәйрәмнәрендә Казанда муниципаль парковкалар түләүсез булачак

https://tnv.ru

28 Апрель 2022, 17:08

501

0

Май бәйрәмнәрендә Казанда муниципаль парковкалар түләүсез булачак
1 май – Хезмәт көнен һәм 9 май – Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан, шулай ук 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7 майдан 10 майга кадәр булачак ял көннәрендә Казанның муниципаль парковкаларына машина кую бушлай булачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Транспорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елга җитештерү календаре нигезендә 1 һәм 2 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килде, шуңа күрә ял көннәре 3 һәм 10 майга күчерелде.

10 гыйнвардан гамәлдә булган яңа график буенча Казанның муниципаль парковкалары шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушка эшлиләр. Түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр генә алына. Беренче 15 минут машина кую бушлай.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров