Онлайн трансляция

Свернуть

Май бәйрәмнәрендә Казанның җәмәгать транспорты ничек йөриячәге билгеле булды

Май бәйрәмнәрендә Казанның җәмәгать транспорты ничек йөриячәге билгеле булды

https://tnv.ru

29 Апрель 2022, 10:03

817

0

Май бәйрәмнәрендә Казанның җәмәгать транспорты ничек йөриячәге билгеле булды
Май бәйрәмнәрендә, 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 10 майга кадәр, Казанда җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

9 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм иткән көнне, автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк, ә метрополитен төн уртасына кадәр ачык булачак.

Моннан тыш, бәйрәм һәм ял көннәрендә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.

Шулай итеп, Меңьеллык мәйданында транспорт хәрәкәте өчен юллар ябылу сәбәпле 4 майда 19:00 дән 23:30 га кадәр, 7 майда 16:30 дан 23:30 га кадәр һәм 8 майда 16:30 дан алып төн уртасына кадәр 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74нче номерлы автобуслар үзгәргән маршрутлар буенча йөриячәк. 2 номерлы троллейбус маршруты күрсәтелгән вакытта йөрмәячәк.

Шәһәр үзәгеннән «Энергетика университеты» тукталышы ягына:

15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Уң як Болак урамы — Астрономия урамы — Лобачевский урамы — Большая Красная урамы — Батурин урамы — Кремль дамбасы буенча барачак, алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Педагогия институты», «Чернышевский урамы» һәм «Үзәк стадион» тукталышларын төшереп калдыра;

6, 35, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү урамы — Г. Камал урамы — Астрономия урамы — Лобачевский урамы — К.Маркс урамы — Батурин урамы — Кремль дамбасы буенча хәрәкәт итәчәк, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «Колхоз базары», «Чернышевский ур.», «ЦУМ», «Спорт сарае» һәм «Үзәк стадион» тукталышларын төшереп калдыра;

74 нче номерлы автобус тимер юл вокзалы аша Киров дамбасы — Зур Крыловка — Вахитов урамы — Чистай урамы буенча барачак, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Үзәк стадион» һәм «Энергетика университеты» тукталышларын төшереп калдыра.

Шәһәр үзәгенә «Энергетика университеты» тукталышыннан:

6, 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Кремль яр буе — Сәетгалиев урамы — Ташаяк урамы — Мәскәү урамы — Чернышевский урамы — Сул як Болак урамы буенча хәрәкәт итәчәк, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

35а, 37, 47 номерлы автобуслар Кремль яр буе — Сәетгалиев урамы — Ташаяк урамы — Мәскәү урамы буенча барачак, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

74 нче номерлы автобус Кремль яр буе буйлап Сәет Галиев урамына таба, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

9 нчы майда Меңьеллык мәйданында транспорт хәрәкәте өчен юл ябылу сәбәпле 0:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 16:30 дан төн уртасына кадәр 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 75 нче номерлы автобуслар үзгәргән маршрутлар буенча йөриячәк.

Шәһәр үзәгеннән «Энергетика университеты» тукталышы ягына:

15, 29, 75 номерлы автобуслар Уң Болак урамы — Астрономия урамы — Лобачевский урамы — Большая Красная урамы — Батурин урамы — Кремль дамбасы буйлап барачак, аннары маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Педагогия институты», «Чернышевский урамы» һәм «Үзәк стадион» тукталышларын төшереп калдыра;

6, 35, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү урамы — Г. Камал урамы — Астрономия урамы — Лобачевский урамы — К.Маркс урамы — Батурин урамы — Кремль дамбасы буенча хәрәкәт итәчәк, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар түбәндәге тукталышларны төшереп калдыра: «Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «ЦУМ» һәм «Үзәк стадион».

Шәһәр үзәгенә «Энергетика университеты» тукталышыннан:

6, 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Кремль яр буе — Сәетгалиев урамы — Ташаяк урамы — Мәскәү урамы — Чернышевский урамы — Сул як Болак урамы буенча хәрәкәт итәчәк, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

35а, 37, 47 номерлы автобуслар Кремль яр буе — Сәетгалиев урамы — Ташаяк урамы — Мәскәү урамы буенча барачак, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

Шулай ук 9 нчы майда 12:00 сәгатьтән 16:30 га кадәр «Үлемсез полк» акциясен үткәрү вакытында 6, 10, 10а, 15, 22, 28, 28а, 29, 30, 35, 35а, 37, 47, 54, 63, 74, 75, 89, 91 нче номерлы автобуслар һәм 2, 3, 5, 7, 8 нче номерлы троллейбуслар хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.

Шәһәр үзәгеннән:

10, 30, 54, 63, 91 нче номерлы автобуслар «Тукай мәйданы» тукталышыннан Горький исемендәге паркка таба үз маршрутлары буенча барачак;

«Яшьлек» метро станциясе ягына таба хәрәкәт иткәндә, 22, 28а, 89 нчы номерлы автобуслар Вишневский урамы — Миллениум күпере — Чистай урамы буенча барачак, алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Толстой урамы», «Гоголь урамы», «Ирек мәйданы», «КАИ», «Батурин урамы», «Энергетика университеты» тукталышларын төшереп калдыра;

35 нче номерлы автобуслар, Гаврилов урамыннан Горький исемендәге паркка таба паркка таба үз маршрутлары буенча барачак; Аннары автобуслар Миллениум күпере ягына борылачак һәм Чистай урамы — Декабристлар урамы, алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Толстой урамы», «Гоголь урамы», «Ирек мәйданы», «Тукай мәйданы», «Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «ЦУМ», «Спорт сарае», «Үзәк стадион», «Энергетика университеты» тукталышларын төшереп калдыралар;

6, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү урамы — Чернышевский урамы буенча — тимер юл вокзалы — Киров дамбасы — Зур Крыловка урамы — Декабристлар урамы буенча хәрәкәт итәчәк, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «ЦУМ», «Спорт сарае», «Үзәк стадион», «Энергетика университеты», «ТРК «Тандем» тукталышларын төшереп калдыра;

74 нче номерлы автобуслар тимер юл вокзалы аша Киров дамбасы ягына — Большой Крыловка урамы — Вахитов урамы — Чистай урамы аша барачак, алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Үзәк стадион» һәм «Энергетика университеты» тукталышларын төшереп калдыра;

75 нче номерлы автобуслар Уң як Болак — Чернышевский урамы — тимер юл вокзалы аша — Киров дамбасы буенча — Зур Крыловка -Вахитов — Чистай урамнары буенча, аннары маршрут буенча барачаклар. Автобуслар «Үзәк стадион», «Энергетика университеты» тукталышларын төшереп калдыра;

15, 29 нчы номерлы автобуслар Уң як Болак — Чернышевский урамы — тимер юл вокзалы аша — Киров дамбасы — Зур Крыловка урамы буенча, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр. Автобуслар «Үзәк стадион», «Энергетика университеты», «ТРК «Тандем» тукталышларын төшереп калдыра;

Шәһәр үзәгенә:

10а, 30, 63, 91 нче номерлы автобуслар «Горький исемендәге парк» тукталышына кадәр маршрут буенча бара, аннан соң Вишневский урамы — Пушкин урамы буйлап хәрәкәт итә, аннары тагын маршрут буенча. Автобуслар «Толстой урамы», «Гоголь урамы», «Ирек мәйданы», «Университет», «Тукай мәйданы» тукталышларын төшереп калдыра;

54 нче номерлы автобуслар Миллениум күпере — Вишневский урамы — Островский урамы — Пушкин урамы буенча хәрәкәт итәчәк, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «Толстой урамы», «Гоголь урамы», «Ирек мәйданы», «Университет», «Тукай мәйданы» тукталышларын төшереп калдыра;

22, 28а, 89 нчы номерлы автобуслар Кремль яры — Сәетгалиев урамы — Ташаяк урамы — Мәскәү урамы — Пушкин урамы — Горький урамы буенча барачак, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр. Автобуслар «Батурин урамы», «КАИ», «Ирек мәйданы», «Гоголь урамы», «Толстой урамы» тукталышларын төшереп калдыра;

28 нче номерлы автобуслар Миллениум күпере — Вишневский урамы — Островский урамы — Пушкин урамы — тимер юл вокзалы аша — Киров дамбасы — Зур Крыловка урамы — Декабристлар урамы буенча барачак, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Толстой урамы», «Гоголь урамы», «Ирек мәйданы», «КАИ», «Батурин урамы», «Энергетика университеты», «Тандем» тукталышларын төшереп калдыралар;

35а, 37, 47 нче номерлы автобуслар Кремль яр буеннан — Сәет Галиев урамы — Ташаяк урамы — Мәскәү урамы буенча хәрәкәт итәчәк, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

74 нче номерлы автобуслар Кремль яр буе — Сәетгалиев урамы буйлап барачак, аннары маршрут буенча. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

6, 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Кремль яр буе — Сәетгалиев урамы — Ташаяк урамы — Мәскәү урамы — Чернышевский урамы — Сул як Болак урамы буенча барачак, аннары маршрут буенча. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

3 нче һәм 5 нче номерлы троллейбусларның маршрутларыннан Горький паркыннан елга портына кадәр ара төшереп калдырылачак. Троллейбуслар Ершов һәм Зинин урамнары киселешендә борылып, кире юнәлештә хәрәкәт итәчәк.

7 нче номерлы троллейбусларның маршрутларыннан Горький паркыннан тимер юл вокзалына кадәр ара төшереп калдырылачак. Троллейбуслар Ершов һәм Зинин урамнары киселешендә борылып, кире юнәлештә хәрәкәт итәчәк.

8 нче номерлы троллейбусларның маршрутларыннан Тукай мәйданыннан Ирек мәйданына кадәр ара төшереп калдырылачак. Троллейбуслар «Г.Тукай скверы» тукталышына кадәр барып җитәчәк.

2 нче номерлы троллейбус 9 нчы май көнне йөрмәячәк.

Моннан тыш, Җиңү көнендә 15:30 сәгатьтә 5, 6, 10 һәм 91 нче номерлы маршрутларга, ә 21:00 сәгатьтән 22, 28а, 89 нчы номерлы маршрутларга өстәмә автобуслар чыгарылачак.

Шулай ук 9 нчы майда 15:30 дан Казан метрополитены эш көне графигы буенча эшләячәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров